Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Китап булса чын дустың”

 

20 май көнне Кизләү авылы китапханәсе, башлангыч сыйныф укучылары белән “Китап булса чын дустың”исемле йолдыз сәгате уены уздырдырылды.

Чарабызның максатлары: китап укучыларда  укуга карата кызыксыну уяту, сөйләм телен арттыру, фикерләү сәләтен үстерү иде.

Китап укучылар ике командага бүленеп ярыштылар.Йолдыз һәм Кояш командасы. Китаплар иленә бару өчен дүрт тукталыш узарга кирәк иде, һәр тукталыш саен биремнәр әзерләнгән иде.

1нче тукталышта-тел турындагы мәкальләрнең икенче яртысын әйттеләр, 2нче тукталышта-табышмакларга җавап бирделәр, 3нче тукталышта - ике команда да җыр башкардылар, 4нче тукталышта - китаплар иле тукталышында балалар китапларының авторларын әйттеләр.Соңыннан китап укучы балаларны яңа китаплар белән таныштырдым.

Уен азагында җүри нәтиҗә ясады һәм ике команда да бертигез бал җыйды. Уенда катнашучы укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдым.