Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Гаилә - бәхет ачкычы”

 

15 май көнне Кизләү авыл китапханәсендә күп балалы гаиләләр белән “Безнең гаилә- тату гаилә “ исемле тәрбия сәгате уздырдык.

Тәрбия сәгатенең максатлары:  гаилә турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гаилә әгъзаларына хөрмәт,мәхәббәт хисләре тәрбияләү, алар турында кайгырта белергә өйрәтү, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, татар мультфильмнары аша балаларда туганлык, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү иде. Тәрбия сәгате барышында без балалар белән төрле тәрбияви уеннар уйнадык,татарча мультфильмнар курсәттек.

Гаилә –тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып бер-береңне хөрмәтләп ,бер-береңә ярдәмләшеп яшәү һәрберебезнең изге бурычы. Тату гаиләдә генә тырыш ,уңган акыллы балалар үсә.