Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

Җиңү килде җиргә яз булып

Җиңү килде җиргә яз булып

8 май көнне Кизләү авылы китапханәсе ,мәдәният йорты белән берлектә  Бөек Җиңү көнен каршылап  “Җиңү килде җиргә яз булып” дигән бәйрәм тантанасы уздырдык. Бөек Ватан сугышында  ятып калган батырларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык, һәйкәлгә веноклар  куйдык, укучылар сугыш турында  шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм үлемсез полкта катнаштылар.  Бәйрәм тантанасы”Картаймагыз әле ветераннар” җыры  белән тәмамланды. Мондый сугышлар башка беркайчан да кабатланмасын иде. Илебезнең, гаиләләребезнең күге һәрчак аяз булсын.