Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Татар кызы” бәйгесе

1 май көнне Яз һәм хезмәт бәйрәме көне уңаеннан Кизләү авылы китапханәсе,  мәдәният йорты белән берлектә “Татар кызы” бәйгесе уздырдык. Бәйгедә биш кыз катнашты. Бәйге арасында кызларыбыз моңлы татар җырларын башкардылар,театраль күренешләр күрсәттеләр.

Бәйгедә кызларга җүри әгъзалары баллар куйдылар. Кызлар бәйгедә бар яктан да бик җитез булдылар  үзләрен сынатмадылар. Барсына да төрле номинациядә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Татар кызы бәйгесенең  җиңүчесе Сибгатова Адилә Искәндәр кызы лаек булды.