Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Без Тукайлы халык”

                                            

Кизләү авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән Бөек шагыйрь Г.Тукайга багышланган “Без Тукайлы халык “ исемле шигърият бәйрәме уздырдык. Бәйрәм кичәсе Г. Тукайның “Әллүки” җыры белән башланып китте. Башта укучыларны шагыйрьның кыскача тормыш юлы белән таныштырдым, аннан “Шүрәле” һәм ” Су анасы” әкиятен сәхнәләштердек, бергәләшеп “Шүрәле”, “Туган авыл”,”Туган тел” җырларын башкардык. Укучылар үзләре дә Г.Тукайның  шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләделәр, Тукай әкиятләренә мультфильмнар карадылар.  Кичә азагында укучылар сөекле шагыйребезнең китапларын укырга дип өйләренә  яздырып   алдыллар.  Бәйрәм кичәсе  укучы балаларда Г.Тукай иҗатына карата кызыксыну уятты .