Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

Шагыйрь шигырендә һәм җырларда чәчәк атсын безнең туган як.


21 март көнне Кизләү авылы китапханәсендә “Мирас”клубы эшен дәвам итеп

“Шагыйрь  шигырендә һәм җырларда чәчәк атсын безнең туган як” исемле әдәби- музыкаль кичә уздырдык. Кичәгә якташ язучыларыбыз журналист Диндаров Илдус  Гали улы, җирле шагыйрә Ганеева Суфия Ярулла кызы чакырылды. Укучылар якташ язучыларыбызның шигырьләрен сөйләделәр. Туган якка карата җырлар яңгырады. Районыбызның талантлы язучысы Илдус ага Диндаров һәм Суфия апа   үзләренең өр яңа шигырьләрен сөйләделәр ,укучыларга туган якны онытмаска,туган телне тирәнтен өйрәнеп яратып яшәргә кирәклеген  әйттеләр. Кичә барышында өлкән апаларыбыз  мөнәҗәт көйләделәр ,моңлы җырлар башкардылар. Кичә күңелле узды.