Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Тапкырларга табышмак”

26 март көнне Кизләү авылы китапханәсендә “Тапкырларга табышмак” исемле табышмаклар кичәсе уздырдым.Кичәдә халык иҗаты әсәрләрен яратучы укучылар катнашты.Табышмаклар ”Сүз эчендә хикмәт бар” китабыннан алынды.Табышмакларга җаваплар биргәч укучылар мәкальләр әйттеләр,аңлатма мифлардан “Җир яралу”,”Ай тотылуның сәбәбен,”Зөһрә йолдызны” укыдылар.Кичә азагында укучылар үзләренә охшаган китапларны өйләренә укырга да алдылар.