Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

Китап-китап минем кулымда.


20 март көнне Кизләү авылы китапханәсендә 6-7 сыйныф укучылары белән “Китап-китап минем кулымда”исемле китапханә дәресе уздырдык. Укучыларны яңа китаплар белән таныштырдым .Укучылар үзләре  дә яраткан китапларының кыскача эчтәлеген сөйләделәр. Китапларның кеше тормышындагы әһәмияте турында  аңлаттым,укучы балаларны китапханәгә чакырдым. Китап укып елый алганнарның, күңелендә булмый караклык -дигән сүзләрне кабат исләренә төшердем.