Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

” Татарстан музейлары буенча сәяхәт”

10 март көнне Кизләү  авылы китапханәсендә китап укучылар белән ”Татарстан  музейлары  буенча сәяхәт”  дип исемләнгән дәресе үткәрдем.  Китап укучыларга  Татарстанның милли музее ,Сынлы сәнгать музее буенча  презентация күрсәттем.  Иң беренче  республикабыздагы музейлар турында  гомуми мәгълүматны тыңладылар. Республикабызда 80 нән артык музей исәпләнә. Музей күргәзмәләре халкыбызның үткәне гореф-гадәтләре  турында зур мәгълүмат саклый. Республикабызның  чал тарихлы булган борынгы  шәһәрләрнең һәрберсендә диярлек  тарихны, туган якны өйрәнү музейлары ачылган. Шулай ук дистәләгән атаклы кешеләрнең дә музейлары бар. К.Насыйри , Ш.Камал, М.Җәлил, М.Горький, Боратынский, Г.Тукай һәм башкалары турында мәглүмат бирдем.

Музейлар буенча сәяхәт дәрес уздыруның төп максаты : Туган якны өйрәнүдә, буыннар хәтере булуда музейларның өлеше зурлыгын  балаларга җиткерү һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләү иде.