Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“ Тырышлыгы үрнәк алырлык”

 9 март көнне Кизләү авыл китапханәсендә , Районыбызның талантлы язучысы, журналист  Илдус  Гали улы Диндаровның -70 яшь тулу уңаеннан  “Тырышлыгы үрнәк алырлык”  дигән  китап күргәзмәсе ясадым.  Күргәзмәдә Илдус аганың 10 китабы һәм газета журналларда басылып чыккан хикәяләре урын алды. Китап укучыларга якташ язучыбыз Илдус Диндаров  Норлат җиренең мактаулы гражданины , күп кырлы каләм остасы “Бәллүр каләм бүләге иясе,Татарстан язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре икәнен аңлаттым , яңа басылып чыккан  “Чорлар чатында” китабы, яңа Казан утлары җурналында басылып чыккан  “Каршылыклар кыры”исемле әсәре белән таныштырдым.