Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Язучы Әмирхан Еникинең тууына -110 ел”

2 март көнне китапханәдә  татар халык язучысы  Әмирхан Еникинең тууына- 110 ел тулуга карата  китап күргәзмәсе ясадым. Чын татар иде Әмирхан агабыз. Милләтебезнең  иң затлы сыйфатларын  күңелендә кадерләп саклаган зыялы татар иде  дип язып калдырган Туфан Миңнуллин . Укучыларны күргәзмәгә куелган  “Биектән карап торасым килә...”,  “Әйтелмәгән васыять” , Хәтердәге төеннәр”һәм 3 томда  басылып чыккан  китаплары  белән таныштырдым. Әйтелмәгән Васыять  әсәрен 3 вакыйгага бүлеп анализладык.  1.Акъәбинең авылдагы тормышы.2.Шәһәрдә авырып ятуы.3.Үлеме.

Акъәби –халыкның рухи байлыгын,гореф –гадәтләрен,туган җиргә  мөнәсәбәтен туплап бирелгән образ. Акъәби  гомере буе ак күңелле,пакъ күңелле кеше булган. Учак –ул яшәү,өмет яктылык символы..Гаилә учагы ,милләт учагы беркайчан да сүнмәсен. Безнең барыбызга да үткәнебезне дә ,туган нигезне, телне ,йола , гореф-гадәтләребезне онытмаска кирәклеген аңлаттым.