Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Хәтер кичәсе”


22 февраль көнне Кизләү авылы китапханәсе  мәктәп белән берлектә патриотик тәрбия чарасы буларак, интернацианалист батырларыбызны искә алып ,Хәтер кичәсе уздырдылар.   Кичәгә Әфганстанда хезмәт иткән батыр ир-егетләребез, батырлык төшенчәләрен тирәнтен аңлатучы районыбызның талантлы язучысы, 10 китап авторы, Бәллүр каләм иясе, Нурлат җиренең мактаулы гражданины, журналист Диндаров Илдус Гали улы   чакырылды.  Кичәне тәрбия эшләре директор урынбасары Рузилә Кабирова белән китапханәче Зилә Билданова алып бардылар.Күңелдә уелып калган хатирәләрне яңартып , укучылар парат киемнәреннән сугышта булган солдатларның  кайгылы вакыйгаларын искә төшере” Солдат учагы” күренешен  яктыртып, хатлар укыдылар, сугыш темасына җырлар  җырладылар.Хәзерге вакытта потриотик тәрбия айлыгы бара. Балалар безнең киләчәгебез. Бүгенге катлаулы вәзьгыяттә ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү бик мөһим дип, укучыларыбызга чын батырлык төшенчәләрен аңлатты , батырларга багышлап язган шигырьләрен укыды районыбызның талантлы язучысы Илдус ага Диндаров.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары әтиләрне, барлык ир- егетләрне котлап шигырьләр сөйләделәр.  Кичә барышында  Курамшин Илһам Ислам улы  укучыларны Әфганстанда  утны –суны кичкән хезмәт юлы белән таныштырды. Патриотик тәрбия ул -хәрби хезмәткә әзерләү генә түгел, яшьләрнең белемен үстерү дә , спортны сөю, үткен, нык, уяу һәм сизгер булуда дип тәмамлады ул сүзен. Кичә азагында  Киекле авыл җирлеге башлыгы Ганиев Рәис Минвәли улы барлык ир-егетләрне дә бәйрәм белән котлады һәм   аларга җылы рәхмәтләрен җиткерде.