Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Туган телем-иркә гөлем”


21 февраль көнне  укучылар белән “Туган телем – иркә гөлем “ исемле әдәби кичә уздырдык.  Кичәнең төп максаты : укучыларда сөйләм телен үстерү, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Укучы балалар туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, тел турында мәкальләр әйттеләр.” Туган җирең кебек назлы, җырдай моңлы татар теле” исемле китап күргәзмәсе  ясадым.  Кичә Г.Тукайның Туган тел җыры белән тәмамланды.