Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Шаян каләмле абый”


19 февраль  көнне  сатирик, публицист язучы Фәнзаман Батталның тууына- 80 ел тулу уңаеннан мәктәп укучылары белән телдән журнал уздырдык.  Язучы иҗатына“Шаян каләмле абый “исемле китап күргәзмәсе  ясадым. Укучыларны кәргәзмәгә куелган язучының китаплары белән якыннан таныштырдым. Алар Ф.Батталның “Сабантуй шигырен сөйләделәр, кызыклы хикәяләрен тыңладылар.

Төп максат: Укучыларда язучы иҗатына кызыксыну уяту, туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү иде.  Тирән эчтәлекле сатирик әсәрләр тудыручы, язучы  Фәнзаман Батталның әсәрләре, бер кайчан да эзсез югалмас.