Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре

“Мирас” клубы эшен дәвам итеп 9 февраль  көнне Кизләү авыл китапханәсендә “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре- дигән темага өлкән буын апа абыйлар белән әдәби кичә  уздырдык. Үзебез яшәгән туган авылыбызда ,элэк-элэктән сакланып килгән гореф-гадәтләрне ,бәйрәмнәрне искә алып әңгәмә кордык. Авылыбызның өлкән укытучысы Мухаметова Сәрия апа мөнәҗәтләр, бәетләр тарихының барлыкка килүе турында сөйләде. Җирле шагыйрә Ганиева Суфия апа үзенең йөрәк түреннән чыккан  шигырьләрен укыды, Хасаншина Мөнирә апа мөнәҗәтләр көйләде. Кичә барышында элек –электән кичке уеннарны ,каз өмәләрен,Сабантуйларны ничек күңелле итеп уздыруларын искә төшерделәр. Яшьлектә узган хатирәләрне яңартып фикер алыштык. Әдәби кичәбезнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте һәм бик күңелле узды.