Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Чыршыкайда кунакта “

2  гыйнвар көнне  Кизләү авыл китапханәсе, мәдәният йортында  балалар өчен  Яңа ел бәйрәме оештырып  “Чыршыкайда кунакта “ исемле әкият -тамаша күрсәтте. Бәйрәм кичәсендә урманнан килгән әкият геройлары (бик  җитез  уйнадылар. Ә, балалар Кыш Бабайга шигырләр сөйләделәр , җырлар җырладылар, чыршы тирәли биеделәр. Көттереп килгән Кыш Бабабыз үзенең тылсымлы сүзләре белән чыршы утларын кабызды, барчасына да исәнлек -саулык теләде һәм үз һөнәрләрен күрсәтүче балаларга бүләкләр өләште. Уен арасында балалар бирелгән табышмакларга җавап бирделәр. Бәйрәм кичәсендә 2019 ел-дуңгыз елы булып Яңа ел килеп керде, барлык кешеләрнедә яңа ел белән котлап изге теләкләрен җиткерде.  Яңа ел бәйрәме бик кызык һәм күңелле узды. Кичә азагында катнашучы актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.