Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

Фатих Кәрим- татар халкының күренекле патриот шагыйре, батыр сугышчысы һәм каһарманы.

 9 гыйнвар- Кизләү авылы китапханәсендә патриотик шагыйрь Фатих Кәримнең тууына -110 ел тулуга карата китап күргәзмәсе ясадым. Китапханәгә килүче кешеләрне күргәзмәдә урын алган, шагыйрьнең башыннан узган фаҗигале вакыйгалар,тоткынлыкта иҗат иткән әсәрләре, фронтовик язучыларның батырлыклары  тупланган китаплар белән якыннан таныштырдым. Бөек Ватан сугышы елларында иң көчле , иң үтемле әсәрләр иҗат итеп, фашизмны җиңәргә санаулы атналар калганда ,һәлак булган яугир иҗатчы яңа буыннарның да күңеленә үтеп керә. Аның  шигырь юллары , канатлы сүзләргә әверелеп, халык күңелендә мәңге яши.