Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Камал театры мәңге югалмас”

6 гыйнвар көнне Кизләү авылы китапханәсендә драматург Галиәсгар Камалның тууына -140 ел тулуга карата “Камал театры мәңге югалмас” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясадым. Күргәзмәдә язучының  драма әсәрләре, үзе турында язылган тәрҗемәи хәле, истәлекләр, анализ үрнәкләре тупланган китаплар һәм җурналлар урнаштырылды. Китапханәгә килүче китап укучыларны Г.Камалның  кыскача тормыш юлы , иҗаты, драма әсәрләре тупланган китаплары белән таныштырдым .