Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Нурлат-Нурлы як”

Бикүле китапханәсендә, мәдәният йортында “Нурлат-Нурлы як” дип исемләнгән стенд һәм китаплар күргәзмәсе ясалды. Без китап укучылар белән Нурлат районының килеп чыгышы аның усеше һәм яңарышы турында фикерләр алыштык. Күргәзмәгә “Нурлат җиренең күренекле кешеләре” –дип исемләнгән 1нче һәм 2 нче томнары, “Зиреклем-туган җирем”, “Язмышлар балкышы-Бикколым”дип аталган китаплар куелды. Мәгълүм булганча, Нурлат районы республикабызның “Кама арьягы” дип аталган бик борынгы өлешендә урнашкан.Нурлатның алдынгы игенчелек технологиясе, югары уңыш алу үзәге, мул нефть төбәге дигән даны күптәннән килә. Икмәкле, нурлы, җырлы як... Хәер, табигать үз хәзинәсеннән барысын да юмарт өләшкән аңарга. Борынгы ата-бабаларыбыз кара туфраклы, ифрат уңдырышлы җирләрне сайлый белгәннәр дә соң, дип сокланырга гына кала. Әмма бу байлыкның, ата-бабаларыбызның да мең еллык тәҗрибәсенә, гореф-гадәтләренә, традицияләренә таянып, оста, тырыш, тәвәккәл кешеләр, якташларыбыз тарафыннан тудырылуын аңлыйбыз һәм беркайчан да онытмаска тиешбез.

Нурлатым, нурлы атым син,

Хәзинәң -кара алтын.

Кояштан иртә торганга,

Икмәкле синең халкың!

Мәһабәт биналар төзеп

Салынган нигез ташы,

Ил түрендә шәһри Нурлат-

Зиннәтле йөзек кашы.

              Фәүзия Мөхәммәтова.