Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

8нче декабрь көнне Кизләү авылы китапханәсендә инвалидлар атналыгы уңаеннан,тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен,күңелле-музыкаль кичә уздырдык.

8нче декабрь көнне Кизләү авылы китапханәсендә инвалидлар атналыгы уңаеннан,тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен,күңелле-музыкаль кичә уздырдык.Кичәгә инвалид балалар әниләре белән килделәр.Машиналар белән кызыксынучы Рамил күргәзмәгә кулдан ясаган машиналарын алып килде.Уенлы кичәдә төрле-төрле кызыклы уеннар уйнаттым:”Серле тартма”,”Кар кызын бизәү”, “Язалы түгәрәк”,”Шулай күңел ачалар”.Кичәнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.Алар өчен күңелле җырлар яңгырады.Кичә азагында мөмкинлекләре чикләнгән балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдым.Әниләр һәм балалар кичәне бик ошаттылар,соңыннан җылы рәхмәтләрен җиткерделәр.