Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

"Иң кадерле җирдә-әнкәйләр!”

29 ноябрь көнне Кизләү авылы китапханәсе,мәдәният йорты белән берлектә “Иң кадерле җирдә-әнкәйләр!” исемле әдәби музыкаль кичә уздырды.Бәйрәм кичәсе әнкәйләргә багышланган “Утыр әле әни яннарыма”җыры белән башланып китте.Кичә барышында кадерлеләребезгә котлау сүзләре,дәртле моңлы җырлар яңгырады,кызыклы ярышлы уеннар оештырылды.Кичәнең икенче элеше чәй табыны артында барды.Әниләребез үзләре дә бердәм булып бирелгән сорауларга бик тиз җавап бирделәр, җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.Әнкәйләргә багышланган бәйрәм кичәсе бик күңелле  үтте.