“Балачак иле”
1 ноябрь көнне Кизләү авыл китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына -90 ел тулуга карата “Балачак иле “ исемле шигърият бәйрәме уздырдык. Бер якта язучы иҗатына китап күргәзмәсе куелды. Бәйрәм кичәсен талантлы укучылар Ахметова Эльвина белән Ахметова Аделина Ш.Галиев сүзләренә язылган “Утыр әле яннарыма” җыры белән башлап җибәрделәр . Кичә барышында укучылар язучының кызыклы мәзәкләрен сәхнәләштерделәр,табышмакларына җавап бирделәр, балалар өчен язылган күп кенә шигырләрен яттан сөйләделәр. Бәйрәм Ш.Галиевның “Бииләр итек-читекләр” исемле уенлы -җыры белән тәмамланды, кичә бик күңелле узды.