Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

В мире животных

4 октябрь көнне авыл китапханәсендә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне уңаеннан “В мире животных”- дигән китап күргәзмәсе ясадым. Күргәзмәдә йорт хайваннары, кыргый хайваннар турында язылган китаплар һәм балалар китаплары да  үз урынын алды. Китапханәгә килүче укучылар хайваннар дөньясы китаплары белән якыннан таныштылар һәм үзләренә ошаган кирәкле китапларны яздырып та алдылар.