Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

Өлкәннәребез ядкаре югалырга тиеш түгел “-дигән китап күргәзмәсе ясадым

10 октябрь көнне Кизләү авыл китапханәсендә,  “Мирас” клубы эшен дәвам итеп, өлкән буын әби бабайлар белән “Туган йорт нигезе” исемле әдәби- музыкаль кичә уздырдык.” Өлкәннәребез ядкаре югалырга тиеш түгел “-дигән китап күргәзмәсе ясадым.Әдәби кичә өлкәннәребезне тәбрикләү сүзләре белән башланып китте.Кичә барышында туган нигездә яшәүнең сере нидә?балаларны ничек каршы алуда өлкәннәребезнең  киңәшләрен тыңладык. Туган якка булган мәхәббәт хисләрен җирле шагыйрәләребез Ганиева Суфия апа , Усманова Гөлсирә апа  үзләренең язган шигырьләре   аша җавап бирделәр. Алар өчен борнгы -моңлы җырлар яңгырады,үзләре дә кушылып җырладылар, мөнәҗәтләр көйләделәр. Өлкәннәребез өчен оештырылган “Туган йорт нигезе “ исемле әдәби- музыкаль кичәбез күңелле узды.