Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Гөрләшеп яшик!

1 октябрь көнне Кизләү авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә өлкәннәр көненә карата “Гөрләшеп яшик!”исемле музыкаль кичә уздырылды. Өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән ,аларны котлап бәйрәм концерты, залда утыручы тамашачылар белән уенлы бәйге оештырдык. “Ямьле минем туган ягым “-дигән китап күргәзмәсе ясадым.Кичә җыр моңнарга уралып барды. Өлкәннәр өчен оештырылган бәйрәм кичәсе бик күңелле узды.