Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

10 июль көнне Кизләү авылы китапханәсендә китап укучы балалар белән “Исемнәр бакчасы” исемле интеллектуаль бәйге уздырдык.

10 июль көнне Кизләү авылы китапханәсендә китап укучы балалар белән “Исемнәр бакчасы” исемле интеллектуаль бәйге  уздырдык. Укучы балалар ике командага бүленеп бирелгән сорауларга бердәм җавап бирделәр.

Командаларга исем уйлап табу.

1.Шәехзада Бабич кем ул? Кыскача автобиография.

2.Гөл; Ил исемнәре кергән кеше исемнәрен язу .

3.Крассворд чишү.

4.Исемнәр бакчасына кергән хатын –кыз исемнәренә җырлар башкару.

5. Ике командага да чәчәкләр ясаү.

6.Исемнәр бакчасына кергән берәр шигырь  сөйләү.

7.Табышмакларга җавап бирү.

8.”Татар исемнәре ни сөйли”  китабыннан һәрбер бала үз исеменең аңлатмасын әйтергә.

Бәйгенең төп максатлары: балаларда сөйләм телен,фикерләү сәләтен арттыру,кешеләр белән ягымлы аралашу ,туган телгә мәхәббәт тәрбияләү иде.  Китап укучы балалар өчен оештырылган “Исемнәр бакчасы” интеллектуаль бәйге күңелле узды.