Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

1 июнь көнне балаларны яклау көне уңаеннан Кизләү мәдәният йортында, китапханә мөдире, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Эх күңелле балачак” исемле уенлы бәйге оештырды.

1 июнь көнне балаларны яклау көне уңаеннан Кизләү  мәдәният йортында, китапханә мөдире, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Эх күңелле балачак” исемле уенлы бәйге оештырды.  Балалар килүгә лоторея билетлары сатылды. Бәйгедә чәчәк исемнәре белән аталган “Ромашка” һәм “Ләлә” командалары үзара көч сынаштылар.

1.Капчык киеп йөгерү,

2.Күз бәйләп чүлмәк вату,

3.Кашык белән йомырка кабып узышу,

4. Бирелгән мәкальләрнең икенче яртысын табу.

5.Табышмакларга дөрес җавап бирү.

6.Парлы бию,

7.Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табу,

8.Скакалка белән сикереп узышу,

9.Һәр командага да табигать күренешен яктырткан рәсем ясау.

10.Туп сикертеп узышу ярышлары оештырылды.

Бәйге азагында лотореягә  отышлы уен уйнатылды.

Балалар өчен оештырылган  уенлы бәйгедә укучылар бик теләп катнаштылар. Соңыннан ике командага да  нәтиҗә ясалды һәм катнашучы укучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйге бик күңелле узды.