Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

13 апрель көне Кизләү авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Фәнис Яруллин батырлык үрнәге” дип исемләнгән әдәби кичә уздырдык.

13 апрель көне Кизләү авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф  укучылары  белән “Фәнис Яруллин батырлык үрнәге” дип исемләнгән  әдәби кичә уздырдык.

 Кичәнең төп максатлары : укучыларның сөйләм телләрен үстерү, язучының  иҗатына мәхәббәт тәрбияләү иде. Укучылар язучының балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр ,иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар.   “Зәңгәр күлдә ай коена” исемле  китабындагы “Ак каз” хикәясен тыңладылар.Туган як ,аның табигате , байлыклары, ягымлы ,тормышны сөюче кешеләр – болар барысы да шагыйрьнең иҗатында зур урын алып торалар . Язучының балалар өчен язылган  шигырьләре  аңлаешлы, тормышчан һәм гади. Фәнис Яруллин үзенең әсәрләрендә ,балаларны белем алырга ,зиһенне арттырырга укымышлы булырга өнди.Үзе үлсә дә, язучының үлемсез әсәрләре калды.

Әдәби кичәне Ә.Сахаповның сүзләре белән тәмамладым. Фикер иясе, шагыйрь, язучы халкыбызның каһарман улы Фәнис Яруллинның иҗаты безне  дөнья ваклыкларыннан өстен булырга өйрәтә.Ул җаныбызны сихәтләндерә,аруландыра,адәм балаларының күңелләрен ,рухларын, җаннарын тәмам бозланып катудан саклый. Китап укучылар өчен оештырылган әдәби кичә эчтәлекле һәм күңелле узды.