Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

30 март көнне Кизләү авыл китапханәсендә, язгы каникулда китап яратучы укучыларыбыз белән “Канатлы дусларыбыз “ исемле тәрбия сәгате уздырдык.

30 март көнне Кизләү авыл китапханәсендә, язгы каникулда  китап яратучы укучыларыбыз белән  “Канатлы дусларыбыз “ исемле тәрбия сәгате уздырдык. Укучылар белән табигатебез бизәкләре булган кошлар хакында сөйләштек,аларга багышлап язылган шигырьләр ,хикәяләр укыдык. Балалар җылы якка очып китүче күчмә кошлар белән таныштылар ,туган якларыбызда кышлаучы кошларның исемнәрен әйттеләр. Кошлар безгә никадәр файда китергәнен,бакчаларыбызны болыннарыбызны корткыч бөҗәкләрдән саклаганын ныклап аңладылар. Укучы балалар җылы яклардан очып кайткан кошларга әтиләре ,абыйлары белән өр яңа сыерчык оялары ясап куйганнарын сөйләделәр.