Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

22 февраль көнне Кизләү авыл китапханәсендә “Хикмәтле дә, кирәкле дә туган тел” исемле әдәби кичә уздырдык.

22 февраль көнне Кизләү авыл китапханәсендә “Хикмәтле дә, кирәкле дә туган тел” исемле әдәби кичә уздырдык.

Максат: укучыларда туган телне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту,  милли горурлык хисләре тәрбияләү, туган телебезне якларга һәм сакларга кирәклеген өйрәтү ,туган телгә ,туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.“Иң татлы тел-туган тел” исемле китап күргәзмәсе куелды.

Әдәби кичә Габдулла Тукайның “Тәфтиләү” җыры белән башланып китте.Кичәдә “Без татарлар!” ,”Ана теле” шигырьләре яңгырады.  Бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да:  “Алар каян көч алган?” –дип куябыз. Ул көч халыкта,туган җирдә,туган телдә...Ул көч –халык көйләрендә,халык моңнарында . Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, аның теле икәнлекне укучы балаларга аңлаттык . Галимнәребез ,язучыларыбыз татар теле турында нинди матур сүзләр әйткәннәр:

Әй  син, телем,туган телем,

Җир астыннан тарих серен табар телем...

Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим .

Җырга салып сине,милли көйләр көйлим.

Халык үзенең телен ,оста бакчачы кебек , мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып,матурлап ,иң тирән  фикерләрен,иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”,-дип язган  Гомәр Бәширов.  Кичә барышында укучылар туган телгә карата бөек язучыларыбызның шигырьләрен сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр,бирелгән табышмакларга җаваплар бирделәр.

Кичә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.Туган телгә багышланган кичә бик эчтәлекле һәм  күңелле үтте.