Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

2018 елның 11 нче гыйнвар көнне Кизләү авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән бергә “Наркомания-афәт ул” дип аталган тематик кичә уздырдык.

 2018 елның 11 нче гыйнвар көнне Кизләү авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән  бергә “Наркомания-афәт ул” дип аталган  тематик кичә  уздырдык. Кичәдә 8 яшүсмер катнашты. Кичәнең төп максаты  яшүсмерләрдә наркотик куллануда тискәре мөнәсәбәт формалаштыру,очраклы кешеләр наркотик матдә тәкъдим иткәндә алардан баш тарту күнекмәләре булдыру,  ихтияр көче тәрбияләү.

Наркотиклар бик аз вакытта гына канәгатләнү хисе тудыра, әмма аның өчен дә түләргә кирәк ,акча белән дә түгел ,түзә алмаслык авырту белән икәнен яшүсмерләргә ныклы итеп аңлату  өчен уздырылды.

Наркомания кешелек җәмгыятенә котычкыч зыян китерүе,ул халыкның белгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы икәнен аңлату да төп максат булды.

“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” исемле китап күргәзмәсе ясадым .

1.А.А.Идрисова” Наркоманиядән балаларыбызны ничек сакларга?”

2.Л. К.Шайдукова. “Җизнь без наркотокотиков”.

3. Т.И.Братилова.”В семье наркозависимый. Что делать?”

4. И.В.Белов.” 1000 советов как избавиться от алкоголизма и наркозависимости».

5.В.В.Аршиновой.» Классные часы и беседы  по профилактике наркомании».

- дип аталган китаплар  күргәзмәдә урын алды һәм файдаланылды.