Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Хуш киләсең,Кыш бабай!”

2 гыйнвар көнне Кизләү авыл китапханәсендә балалар өчен  “Хуш киләсең, Кыш бабай!” исемле чыршы бәйрәме уздырдык. Бәйрәмгә балалар әниләре белән килделәр,кызыклы уеннарда катнаштылар. Кыш бабайга үзләре өйрәнеп килгән шигырьләрне сөйләделәр,түгәрәккә басып җырлы- биюле уеннар башкардылар. Яшел чыршы ,Кыш бабай ,Яңа ел җырлары яңгырады.

А.С.Пушкинның алтын балык әкиятен сәхнәләштердек. Кар кызына ияреп килгән алтын балыктан ,балалар үзләре теләгән әйберләрне сорадылар,аларга кыш бабай күчтәнәчләр таратты. Урманнан килгән куян, Кыш бабай белән Кар кызын,бәйрәмгә килгән балаларны сәяхәткә алып китте. Бәйрәмнең икенче өлеше зур чыршы янында җырлы-биюле уеннар белән дәвам итте. Балалар өчен әзерләгән чыршы бәйрәме бик күңелле узды.