Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

5 декабрь көнне Кизләү авыл китапханәсендә китапханә мөдире Билданова З.С. инвалидлар декадасы уңаеннан,”Мәрхамәтле булыйк без аларга” –исемле тәрбияви кичә оештырды.

  5 декабрь көнне Кизләү авыл китапханәсендә китапханә мөдире Билданова З.С. инвалидлар декадасы уңаеннан,”Мәрхамәтле булыйк без аларга” –исемле тәрбияви кичә оештырды. Китапханәгә мөмкинлекләре чикләнгән балалар әниләре белән килделәр. Бер як өстәлгә алар ясаган кул эшләренә күргәзмә ясады. Кичә барышында  китапханәгә килгән кунаклар татар телендә мультфильмнар карадылар,тайгак юлларда сак булырга дигән киңәшләр тыңладылар. Кичә чәй табыны артында ,кызыклы уеннар белән дәвам итте. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләгән  аналарга  нык сабырлык ,исәнлек- саулык тыныч матур тормыш теләп, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.