Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

28 ноябрь көнне Кизләү китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Иң кадерле кешем- әнием “-исемле ,әнкәйләргә багышланган бәйрәм кичәсе уздырдык

28 ноябрь көнне Кизләү китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  “Иң кадерле кешем- әнием “-исемле ,әнкәйләргә багышланган бәйрәм кичәсе уздырдык. Кичә   ярышлы- уен  формасында барды. Бәйрәм кичәсе беренче ике командагада исем уйлап табу белән башланып китте. Бирелгән биш сүзне кушып шигырь язу, ике командага да кадерле әниләребезгә карата  җырлар башкару, сөйләшкәндә дөрес итеп акча санау, гаиләдәге көнкүреш  гамәлләрне сәхнә осталыгы аша күрсәтү, ягымлы сүзләр әйтү , төрле халык биюләрен башкару,табышмакларга җаваплар әйтү һәм туп белән ярышлы уеннар оештырдык.  Ике команда да үзләренә тиешле вазифаларны бик теләп һәм дөрес  итеп башкардылар. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында  җыр –биюләр белән дәвам итте. Кичә азагында  бәйрәмгә килгән кадерле әниләребез ,безгә үзләренең җылы теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр. Әнкәйләргә багышланган бәйрәм бик күңелле узды.