Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

3 ноябрь көнне Кизләү авылы китапханәсендә 4нче hәм 5нче сыйныф укучылары белән” Табигать - тиңсез хәзинә” исемле экология буенча кичә уздырдык.

3 ноябрь көнне Кизләү авылы китапханәсендә  4нче hәм 5нче сыйныф укучылары белән” Табигать - тиңсез хәзинә” исемле экология буенча кичә уздырдык.

Кичәбезнең максатлары:  укучыларның экологиядән белемнәрен арттыру, аңлау, фикерләү сәләтләрен үстерү ,табигатькә , тирә – юньгә карата шәфкатьле һәм кайгыртучан булу, бер- берләренә карата хөрмәт хисләре, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

 Экология кичәсе ярыш формасында барды. Укучылар ике командага  бүленеп “Песнәкләр” һәм “Сандугачлар”  “Могҗизалар кыры”уенында катнаштылар.  Бирелгән сорауларга төгәл, дөрес җаваплар  бирделәр. Укучылар  кичәдә  үсемлекләр, җәнлекләр,кошлар,бөҗәкләр тормышы белән якыннан таныштылар.   Табигатькә кагылышлы барлык табышмакларга  да  төгәл җавап бирделәр. Соңыннан укучыларның белемнәрен тикшереп  нәтиҗә ясалды. “Песнәкләр” командасы 40 балл,”Сандугачлар” командасы 38 балл җыйды. Кичә  бик күңелле узды .