Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

1 октябрь көнне Кизләү авыл китапханәсендә “Хөрмәтлибез Сезне, өлкәннәр!” исемле бәйрәм кичәсе уздырылды.

1 октябрь көнне Кизләү авыл китапханәсендә “Хөрмәтлибез Сезне, өлкәннәр!” исемле бәйрәм кичәсе  уздырылды.  Кичәгә “Мирас” клубына йөрүче , авылыбызның иң актив өлкәннәре чакырылды.” Тормышыбыз өлгесе сез, өлкәннәр!”дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә барышында Киекле җирлек башлыгы Ганиев Рәфис Габбас улы, өлкәннәребезне гомер бәйрәме белән котлады, аларга изге теләкләрен җиткерде. Укучы балалар дәү әти- дәү әниләргә карата ягымлы  шигырьләрен сөйләделәр. Алар хөрмәтенә Чулпан Билданова үзенең моңлы җырларын башкарды. Өлкәннәребез үзләре дә бердәм булып җырладылар , биеделәр, үзләре язган шигырьләрен сөйләделәр , мөнәҗәтләр әйттеләр. Соңыннан сый –хөрмәткә дога кылып, изге теләкләрен теләп, оештыручы китапханәчегә hәм мәдәният хезмәткәрләренә җылы рәхмәтләрен җиткеделәр. Бәйрәм кичәсе күңелле узды.