Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

2017 ел республикада Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителде. Туган ягыбызның табигатен саклау һәркемнең изге бурычы. 20 нче сентябрь көнне укучылар белән мәдәният йорты каршында “ Табигатьне саклагыз!” дигән темага экология сәгате уздырдым.

  Табигать – безнең сулар һавабыз, эчәр суыбыз , яшәү урыныбыз. Без табигатьтән көч , күәт алып, аның матурлыгына хозурланып яшибез, тирә якка карап сокланабыз. Туган ягыбызның табигатен чистартып,  саклап, карап тотсак ул тагын да ямьләнә, яшәрә, күңелләргә илһам  дәрт өсти.                                              

Үзебез яшәгән тирә якны, җәмәгать урыннырын саклап, карап тоту бик кирәк,  дип-  укучылар да   бер тавыштан җавап бирделәр. Кичә Роза Маслахованың “Саклагыз җирне!” исемле шигыре белән тәмамланды.

Саклагыз җир тереклеген,

Табигатьне саклагыз,

Җирдә яшисегез килсә,

Кануннарны ятлагыз!      

                                             Роза Мәсләхов.