Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Тормышыбыз өлгесе сез өлкәннәр!”

4 октябрь көнне Кизләү авыл китапханәсе клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Тормышыбыз өлгесе сез өлкәннәр!” дип аталган бәйрәм концерты уздырды. Китапханә оештырган китап күргәзмәсе чарага килүчеләрне бик кызыксындырды. Өлкәннәребез өчен чәй табыны әзерләнде, аның барышында кунаклар бер- берсе белән аралашып яшь чакларны искә төшерделәр.