Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Яшәү яме хатын –кызларда”

7 март көнне китапханә, мәдәният йорты белән берлектә “Яшәү яме хатын –кызларда” исемле әдәби- музыкаль кичә уздырды. Бәйрәм кичәсендә авыл җирлеге башлыгы Кашапова Лилия Ильяс кызы гүзәл затларыбызны , хөрмәтле хатын –кызларыбызны бәйрәм белән котлады. Күп еллар буе авылда эшләгән тырыш сәләтле хатын –кызларыбызга рәхмәт хатлары тапшырды. Кичә барышында кадерле хатын- кызларга багышланган моңлы җырлар яңгырады. Кичә уен- көлке,җыр- биюләр белән үрелеп барды.