” Әкиятләр иленә сәяхәт”
29 март көнне Кизләү авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән” Әкиятләр иленә сәяхәт” дигән сәяхәт дәрес уздырдык. Укучы балаларга ,балалар язучысы Абдулла Алишның “Ялкаулык – хурлык, тырышлык-зурлык исемле әкиятен укыдым. “Күрсәт әле үскәнем”, “Күтәрелә күңелләр” дигән шигъри физкульминутлар, хәрәкәтле уеннар уйнатылды. Укучы балалар өчен әзерләнгән сәяхәт дәрес күңелле узды, алар бик теләп катнаштылар.