Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Күп кырлы каләм остасы Ркаил Зәйдулла”

 

23 январь көнне Кизләү авылы китапханәсендә шагыйрь, прозаик һәм драматург, Татарстан республикасының  Г.Тукай исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты  Ркаил Зәйдуллага 60 яшь  тулу уңаеннан “Күп кырлы каләм остасы - Ркаил Зәйдулла” дип аталган  китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә килүчеләр күргәзмәдәге китаплар белән якыннан таныштылар һәм  язучының китапларын укырга  яздырып та алдылар.