Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

Картаймагыз әле ветераннар!

8 май көнне китапханәче укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Кизләү авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннарының өйләренә барып, аларны Бөек Җиңү көне белән котладык.  Кизләү авылының “Огородная” һәм “Тимуровская” урамнарында тыл һәм хезмәт ветераннарына  ачык һавада бәйрәм концерты оештырдык.  Бөек Җиңү өчен башларын салган ветераннарыбызны, бер минут тынлык белән искә алдык. Урамда җыелган халыкны, ветераннарны бәйрәм белән котлап, алар хөрмәтенә  “Син кайтмадың”, “Йөрәк сере”- дип аталган моңлы җырларны башкардым. Укучылар ветераннарыбыз хөрмәтенә , дәһшәтле сугыш темасына карата шигырьләр сөйләделәр. Урамда уздырылган Җиңү  тантанасы ветераннарыбыз күңелендә моңсу хатирәләрне яңартты, алар, яшь буыннар кайгы хәсрәт күрмәсеннәр сугышлар беркайчан да булмасын  иде дип тынычлык теләп догалар укыдылар һәм соңыннан безгә  рәхмәтләрен җиткерделәр.