Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Иң татлы тел -Туган тел”

6 апрель көнне Кизләү авылы китапханәсендә “Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан башлангыч сыйныф  укучыларын презентация ярдәмендә  Татарстанның тарихи урыннары белән таныштырдым, халыкыбызның сөекле шагыйре Г.Тукайның “Туган як” дип аталган музыкаль -  әкиятләреннән торган  мультфильмнар күрсәттем. Чарага багышлап китапханәдә “Иң татлы тел -Туган тел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдым һәм китап укучыларны күргәзмәгә куелган китаплар белән якыннанрак таныштырдым.