“Китап- белем чишмәсе”
7 апрель көнне Кизләү авылы китапханәсендә “Китап- белем чишмәсе” дигән китапханә сәгате үтте. Китап яратучы авылдашларыбызны яңа китаплар белән таныштырдым. Алар яратып укыган китаплар турында фикерләр алыштык һәм алар үзләренә ошаган китапларны укырга яздырып та алдылар.