Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Без Тукай оныклары “

25 апрель көнне халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Кизләү авылы китапханәсендә “Без Тукай оныклары “-исемле әдәби кичә уздырдык.Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, “Бала белән күбәләк”,“Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен рольләргә  бүлеп уйнап күрсәттеләр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына карата оештырылган әдәби  кичә күңелле узды.