“Без Тукай оныклары “
25 апрель көнне халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Кизләү авылы китапханәсендә “Без Тукай оныклары “-исемле әдәби кичә уздырдык.Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, “Бала белән күбәләк”,“Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен рольләргә бүлеп уйнап күрсәттеләр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына карата оештырылган әдәби кичә күңелле узды.