Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Якташ язучылар иҗатында -безнең Туган як”

Кышкы суыкта – җылы хисләр

  Җиденче гыйнвар көнне Кизләү авылы китапханәсендә “Мирас” клубына йөрүче авылдашлар белән “Якташ язучылар иҗатында -безнең Туган як” -исемле әдәби -музыкаль кичә уздырдык.  2021 ел -Татарстанда  Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы . Шуңа да без якташ язучыларыбыз иҗаты аша, туган телебезне саклап һәм  үстереп, татар халкының җыр- моңнарын, гореф- гадәтләрен кадерләп , туган ягыбызга  мәхәббәт тәрбияләүне төп максат итеп куйдык. Кичәнең төп кунаклары районыбызның атказанган мәдәният хезмәткәре, 12 китап авторы язучы Илдус Гали улы Диндаров һәм Кизләүдә яшәп иҗат итүче,  шигырьләр авторы Суфия Ярулла кызы Ганиева иде. Алар үзләренең өр-яңа шигырьләрен укыдылар. Мәктәп укучылары Илдус аганың яңа шигырьләрен сөйләделәр. Баянчы егет Бикмиев Ильфир белән вокал укытучысы Билданова Чулпан үзләренең җыр-моңнары белән кичәбезгә нур өстенә нур өстәделәр. Кичәдә катнашучылар “Мирас” клубында мондый чаралар алга таба да дәвам итсен, исәнлектә күрешергә насыйп булсын дигән  теләктә, рәхмәтле хисләре белән таралыштылар.