Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Хәтер яктысы”

9 февраль көнне башлангыч сыйныф укучыларын герой шагыйрь Фатих Кәримнең  китаплары һәм тормыш юлы белән таныштырдым. Укучыларга шагыйрьнең балалар өчен язган “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” исемле шигъри әкиятен укыдым. Китапханәдә герой шагыйрьнең иҗатынан торган китап күргәзмәсе ясадым. Ахырда укучылар Фатих Кәримнең “Яз җитә” исемле җырын бергәләп башкардылар.