Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Туган телемдә сөйләшеп-яшим мин туган җирдә”

20 февраль көнне Халыкара туган тел көне уңаеннан Кизләү авылы китапханәсендә бөек язучыләрыбыз: Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге премия иясе,  Халык шагыйре  Хәнәфи Бәдигый һәм күренекле татар шагыйрәсе җурналист Нәҗибә Сафина иҗатына китап күргәзмәсе ясадым. Шул ук   көнне Киекле мәдәният йортында Казаннан килгән халык шагыйре  Хәнәфи Бәдигый белән күренекле татар шагыйрәсе җурналист Нәҗибә Сафина белән очрашу кичәсе булып узды.  Алар үзләренең балаларга багышлап язылган тәрбияви шигырьләрен укыдылар .Укучылар шагыйрьләрнең балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр, аларга иҗат юлындагы уңышлары турында кызыксынып төрле сораулар бирделәр. Язучыларыбыз сорауларны җылы кабул иттеләр, бер сорауны да җавапсыз калдырмадылар һәм укучы балаларга ,туган телебезне онытмау максатыннан үзләренең төпле киңәшләрен дә бирделәр.