"Татарстан памятниклары, музейлары"
12 январь көнне Кизләү авылы китапханәсендә яшүсмерләргә Татарстанның музейларын тарихи урыннарын яктырткан презентация күрсәттем. Кулларына Татарстан турында язылган китаплар тараттым. Алар барсы да китаплар белән таныштылар . Аннан “Син татарстанны беләсеңме?”-дигән викторина әзерләдем. Яшүсмерләр сорауларга бердәм җавап бирделәр.